Әлки районында узган баскетбол буенча Яңа ел турнирында яшьләр командасы җиңде
Спорт

Әлки районында узган баскетбол буенча Яңа ел турнирында яшьләр командасы җиңде

5 гыйнварда районның “Алинә” универсаль спорт залында баскетбол буенча Яңа ел турниры узды.

Ул “Буыннар бәйләнеше” дип аталып, төрле яшьтәгеләр арасында үткәрелде. Ярышта дүрт команда катнашты. Аларның берсе – “Легенда” – яшьләр командасы булса, икенчесе – элек баскетбол уеннарында еш катнашкан ветераннар иде. Ике команда Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучыларыннан төзелде. Нәтиҗәдә, “Легенда” – 1нче, гимназия командасы – 2нче, “Ветераннар” 3 нче урынны алды.


Нет комментариев