Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлки районының көчле спортчылары җиңүләр яулады

Көчле спортчыларыбыз җиңүләр яулаган


13-14 декабрьдә Әлмәт шәһәрендә спортның көч төрләре буенча “Барс чакыруы -7” дип исемләнгән Россиянең ачык милли Кубогы узды. Анда илнең төрле төбәкләреннән килгән 190 лап спортчы үз көчен сыный. 

Безнең районнан да пауэрлифтинг буенча тренер Касыйм Зыятдиновта шөгыльләнүче бер төркем спортчылар, бу ярышта катнашып, җиңүләр яулап кайта. Иң кечкенә спортчыбыз – әле күптән түгел 6 яшен тутырган Имиль Зыятдинов анда 1 нче урынны алуга ирешә. Ул биредә, III зурлар разрядын үтәп, 40 кг авырлыктагы штанганы күтәрә. 8 яшьлек Милана Зыятдинова кызлар арасында 2 нче урынны ала. 8 нче сыйныф укучысы Рома Савинов та 1 нче урынга лаек була.

–    Рома бу авыр спорт төре белән бер ел элек кенә шөгыльләнә башлады. Бик тырыш, шуңа яхшы нәтиҗәләр күрсәтә дә инде. Ул, III зурлар разрядын үтәп, 110 кг авырлыктагы штанганы күтәрде, - диде аның хакында тренеры.

Районнан бу төр көрәшләрдә даими катнашучы Ринат Зыятдинов та җиңүгә ирешә –  1 нче урынны яулый, спорт мастерына кандидат исеме дә аңа бирелә. Ул күтәргән авырлык – 210 кг.

Тренер Касыйм абый Зыятдинов үзе дә ветераннар арасында 1 нче урынны ала. Аңа, Россиянең ачык милли Кубогына пауэрлифтинг буенча чемпион әзерләгән өчен, Кубок тапшырыла. 

Районыбыз спортчылары июнь-июль айларында спортның көч төрләре буенча Сочи шәһәрендә үтәчәк Европа чемпионатына ярышларга чакырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев