Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Спорт

Әлкиле Илшат Нуретдинов Бөтендөнья Олимпиадасында җиңү яулады

Базарлы Матакта яшәүче Илшат Нуретдинов 20 июньдә Беларусиядә узган Бөтендөнья Олимпия уеннарында катнашты.

24 спортчыдан торган Россия командасы составында ул бердәнбер Татарстан вәкиле булды.

Илшат Нуретдинов гир күтәрү буенча двоеборье һәм троеборье ярышларында чыгыш ясады. Ул үз үлчәмендәге һәм үз яшь төркемендәге спортчылар арасында ике ярышта да җиңү яулап, чемпион исемен алды. Бу җиңүләр аңа гир спорты буенча «Халыкара спорт мастеры» исемен бирде.

Илшат Нуретдинов дөньякүләм ярышларда катнашу чыгымнарын каплауда ярдәм иткән якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев