Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлкилеләр республикада беренче

17 ноябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында бадминтон буенча “Каурый сынавы” (Проба пера) республика ачык турниры үтте. Анда 16 шәһәр һәм районнан 25 команда катнашты.

Ярышларны тантаналы ачуда катнашкан район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов:
–    Бүген Әлки җирендә бадминтон буенча “Каурый сынавы” дип исемләнгән република ярышлары уза. Әлеге мәртәбәле бәйгенең районда үтүенә без тренер Максим Муштаковка рәхмәтле. Максим Сергеевич тәрбияләгән укучылар республика, Россия күләмендә уза торган дәрәҗәле ярышларда катнашып, зур җиңүләргә ирешеп килә. Бүген без яшь бадминтончыларны Әлки төбәгендә җылы каршылап, әлеге зур бәйгене үткәрү өчен бар шартларны тудырырга тырыштык. Мин яшь спортчыларның кыю адымнар белән алга баруын телим. Ә инде ярышта иң көчлеләр җиңүләргә ирешер, – диде Рәшит Әбрарович. 
Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең башкарма директоры Ленар Шакировка сүз бирелде:
–    Бүген республиканың иң көчле яшь бадминтончылары Әлки районына җыелды. Безне кунакчыл каршы алган район җитәкчеләренә, тренерларга зур рәхмәт җиткерәбез. Биредә дәрәҗәле турнирларны үткәрү традициягә әйләнеп бара. Чөнки монда республикада үзен таныткан яшь спортчылар елдан-ел арта бара. Бу турнир “Каурый сынавы” дип исемләнеп, республика бәйгесе буларак уза. Әлеге спорт мәйданында җиңүчеләргә ирешкән зуррак яшьтәге командалар Россия күләмендә үтәсе ярышларга юллама алачак. Мин сезгә әлеге бәйгедә үзегезнең спорт төре буенча булган бөтен мөмкинлекләрегездән файдаланып, лаеклы дәрәҗәдә чыгышлар ясавыгызны теләп калам, – диде директор. 
Республика ачык турнирының баш хөкемдары Максим Муштаков ярыш кагыйдәләре белән таныштырды. 
–    Ярышлар берьюлы тугыз мәйданда дәвам итәчәк. Бәйгеләр 11 һәм 15 яшькә кадәр төркемнәр арасында барачак. Һәркайсыгызга уңышлы чыгышлар телим, – диде ул. 
Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Менә ярыш башланып, беренче командалар мәйданнарга чакырыла башлады. Традиция буенча ярышучы командалар башта бер-берсен сәламләделәр.  Аннан каурыйлы воланның һавада тегендә-монда очканын гына күзәтергә мөмкин иде. 
Бәйгедә бу спортта шактый тәҗрибә тупларга өлгергән балалар ярышканы күренеп тора. Волан идәнгә төшмичә, шактый вакыт бер яктан икенчесенә күчә. Ә яшь спортчылар, төрле алымнар белән аны кабул итеп, икенче якка ташларга тырыша. Нәтиҗәдә, ярыш кичке сәгатьләрдә генә төгәлләнде. 
Әлки районының өлкән командасы республика турнирында беренче урынны яулады. Безнең командада Максим Муштаков тренерлыгы астында шөгыльләнүче Булат Әхмәтшин, Камил Шәйхетдинов, Кәрим Гадиев, Злата Герасимова, Язилә Әһлиуллина, Динара Шәйхетдинова бик уңышлы чыгыш ясап, барлык очрашучыларда да җиңүләргә ирештеләр. Алар Саратов шәһәрендә узасы Россия ярышларында катнашачак. Икенче урынны – Казан шәһәренең беренче командасы, өченче урынны Алексеевск һәм Казанның икенче командалары яулады. 
Әлкинең 11 яшькә кадәрге яшь командасы да бик уңышлы чыгыш ясап, алтын медаль алуга иреште. Бу командага җиңүләрне Аяз Шиһапов, Имиль Баһаутдинов, Ясминә Муштакова, Арина Чуманова, Рания Гыйльметдинова алып килде. Яшьләр арасында икенче урынны – Алексеевск, өченчене Әлмәт һәм Яр Чаллы командалары алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев