Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Андрей Зиньков — Халыкара премия лауреатына лаек булды

4 июньдә Казанда «FIGHTING PEOPLE AWARDS» («көрәшүче кешеләрне бүләкләү») Халыкара бүләкләү тантанасы булды.


Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында сугыш сәнгатенең танылган осталары, дәрәҗәле спортчылар, Татарстан, Россия һәм көнбатыш илләренең професиионал тренерлары җыелды. Тантанада 15 иң яхшы көрәшче бүләкләнде. Иң күп номинацияләрдә Татарстан батырларының исемнәре аталды. 

зиньков
Кисокусинкай буенча Россия спорт мастеры Андрей Зиньков һәм Татарстанның Киокусинкай федерациясе тренеры Сергей Копырин «Спортчы-тренер: иң яхшы тандем» премиясе лауреаты булдылар. Лауреатлар халыкара диплом һәм статуэткалар белән бүләкләнде.

 
Сугыш сәнгате батырларын бүләкләүдә Россия сугыш сәнгате берлегенең Татарстан буенча филиалы президенты, Республика Рәисенең дини мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов, «FIGHTING PEOPLE AWARDS» тантанасының рәсми илчесе, WAKO PRO версиясенең кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Реза Мөхәммәд Назари (Иран), тагын күп кенә сәясәт эшлеклеләре, актерлар, спорт мастерлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев