Әнвәр Галимов истәлегенә багышлап, армрестлинг, гер спорты буенча турнир узды
28 мартта Базарлы Матакның “Алинә” спорт комплексы ныклы холык һәм көч күрсәтү үзәгенә әйләнде.
Биредә абруйлы спортчы Әнвәр Галимов истәлегенә багышлап, армрестлинг, гер спорты буенча турнир узды. Ярышта 100 ләп спорт яратучы катнашты. Алар арасында яңа шөгыльләнә башлаучылар да, тәҗрибәле егет-кызлар да бар иде.
.jpg)
Турнирны Әнвәр Фәйзрахмановичның уллары – Айтуган, Руслан һәм Рөстәм Галимовлар оештырды. Алар дусларын, фикердәшләрен, көч һәм гадел көндәшлекне үз итүчеләрне җыйды.
Катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләгәндә, җирлегебез үсешендә зур өлеш кертүчеләрне онытырга ярамавын һәм яшьләрдә спорт белән шөгыльләнергә кызыксыну уятуның гаять әһәмиятле булуын да билгеләде.
Укытучы, остаз, спортчы
Әнвәр Галимов хезмәт эшчәнлеген балалар һәм яшьләрне тәрбияләүгә багышлый. Өстәл теннисы аның йөрәгендә аерым урын били – спортка мәхәббәт һәм үҗәтлелек булдырып, яшь спортчыларны ул нәкъ менә шул уенга өйрәтә.
Сәләтле якташыбыз яшь чагыннан ук спортны ярата һәм соңгы көннәренә кадәр мавыгуына тугрылыклы була. Әнвәр Фәйзрахман улы олыгайгач та, рух ныклыгын күрсәтеп, туган җирлеге даны өчен ярышларда катнаша. Спортны ни дәрәҗәдә яратуын аның уңышларыннан да күрергә була: гер спорты буенча ветераннар арасында халыкара турнирда җиңү, ике ел рәттән идәннән этелү буенча пенсионерлар катнашында узган Татарстан беренчелегендә беренче һәм икенче урыннарны яулау.
Әнвәр Галимовка, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә керткән өлеше өчен, “Россия халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт отличнигы” мактаулы исемнәре бирелә.

Әмма остазның төп байлыгы ул – аның мәктәбен үтеп, яхшылык, намус, ныклы холык дәресләрен исендә калдырган һәм бүгенге көндә дә спортның төрле төрләрендә югары уңышларга ирешүче укучылары. Бу остаз турындагы хатирәләр аның хезмәттәшләре, дуслары һәм, билгеле, гаиләсе хәтерендә саклана.
1967 елдан дуслар
Әнвәр Галимовны күптәннән белүче, аның белән бергә төрле ярышларда чыгыш ясаучы якташыбыз Әнәс Вәлиев аның турында хатирәләре белән уртаклашты:
– Әнвәр Фәйзрахманович белән ерактагы 1967 елда Чуаш Кичүендә узган чаңгы ярышларында таныштык. Шуннан соң без дуслашып киттек. Якташыбыз йомшак күңелле, гадел, ярдәмчел кеше иде һәм ул үз мавыгуын дәвам итәрдәй берничә буын спортчылар тәрбияли алды.
Спорт берләштерә
Әнвәр Галимов кебек кешеләр спортта ирешкән уңышлары өчен генә түгел, ә тыйнак, гадел, хезмәткә тугрылыклы булулары белән дә хәтердә саклана. Әлеге турнир моның шулай икәнлеген янә дәлилләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев