Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Арина Таймасова: «Нигездә, мин малайлар белән көрәштем»

Бүгенге тиз адымнар белән алга барган заманда хатын-кызлар да ир-атлар белән бер баскычта. Шуңа да еш кына аларга назлы, йомшак күңелле, нәфис тә булып калу авыр да.

Үрнәк тә булырга кирәк, шул ук вакытта хатын-кыз нәфислеген дә җуймаска. Арина Таймасова сүзләренә караганда, бу бүгенге көн чынбарлыгы. 
Әле чагыштырмача күптән түгел билбау белән көрәш кебек милли спорт төрен бары тик Сабантуй кебек халык бәйрәмнәрендә генә күрергә була иде. Әмма соңгы елларда мондый ярышка кызыксыну артты, һәм билбау белән көрәш халыкның күңел ачу уеныннан кызыклы спорт  төренә әйләнде. 


Урта Әлки авылы кызы Арина Таймасова билбау белән көрәш буенча Дөнья беренчелегендә көмеш медаль белән бүләкләнде. Ярыш 15-17 яшьлек кызлар арасында үткәрелеп, анда дөньяның 16 иленнән 148 спортчы катнашты. 
–    Мине билбау белән көрәш кебек спорт төре күптәннән кызыксындырды. Аның буенча түгәрәкләр эшләп килүен очраклы рәвештә  белдем. Түбән Әлки, Базарлы Матакта тренер Алмаз Абдуллинда шөгыльләнә башладым.  Шундый остаз белән очраштырганына, мин язмышыма рәхмәтлемен. Нигездә, мин малайлар белән көрәштем, чөнки түгәрәккә йөрүче кызлар юк диярлек иде. Бераз тәҗрибә туплагач, мин район ярышларында катнашып, призлы урыннар алдым, – дип, уңышлары белән уртаклашты Арина. 
2022 елда Татарстан беренчелегендә Арина 3 нче урын ала, ул Россия югарылыгындагы яңа дәрәҗәгә чыгу мөмкинлеге бирә. Черкес Республикасының Черкесск Карачаево шәһәрендә үткән билбау белән көрәш буенча Россия беренчелегендә Арина үзенең 52 килограмм авырлык категориясендә чемпион исемен яулый. 
Арина Таймасова аның язмышы өчен кайгырып, ут йотып торучы Таһир һәм Рафидә Абдуллиннар гаиләсендә тәрбияләнә. 


–     Билгеле, әти-әнием уңышларым белән сөенә. Җиңелә калсам, минем белән бергә борчылалар һәм мине рухландырырга тырышалар, – ди Арина. 
Шуны әйтергә кирәк: Абдулиннар гаиләсендә Арина яшь ярымлык чагыннан тәрбияләнә. “Ул балачактан сүз тыңлаучан, хезмәт сөючән булып үсте”, – ди кызның үги әнисе Рәфидә Абдуллина. 
Ана булу ул – зур җаваплылык, ә чит кешеләр баласын алып тәрбияләү икеләтә җаваплылык. Рафидә һәм Таһир Абдулиннарның үзләренең 5 баласы булса, дүрт баланы  алар тәрбиягә алган. 
Арина үзенең язмышын спорт белән бәйләргә һәм алга таба да шөгыльләнеп, яңа үрләр яуларга тели. Бүгенге көндә Арина Лаеш техникумында икътисадчыга укый. 
Аринага үз көчеңә алга таба да ышанып, үҗәтләнеп спорт белән шөгыльлән, беркайчан да бирешмә, дип телисе килә. Чөнки ныклап шөгыльләнгәндә һәм сабыр булганда гына җиңү яуларга була. Арина, син безнең район горурлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев