Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Базарлы Матак гимназия укучысы Рәсим Гыйниятуллин пауэрлифтинг ярышында 1 нче урынны яулады

Менделеевск шәһәрендә пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионаты узды.

Анда безнең районнан ике ярышчы катнашты.

 Шуларның берсе – Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Рәсим Гыйниятуллин. Ул ир-атлар арасында үткән бәйгедә үз үлчәмендәгеләр арасында 1 нче урынны яулый. Нәтиҗәдә, декабрь башында Чабаксарда узачак Россия чемпионатында катнашу хокукы ала. 2 нче призлы урынны әлеге спорт төренең  тренеры Газинур Фәттахов  алуга ирешә. Ул олы яшьтәге ир-атлар арасында 2 нче урынны ала.

Тренер Газинур Фәттахов әлеге үз өстеңдә бик нык эшләп, зур көч сораган авыр спорт төре белән районыбызда бердәнбер егетнең – Рәсим Гыйниятуллинның гына шөгыльләнүен әйтте. Билгеле, аның  җиңүләргә ирешүе сөенечле хәл. “Рәсим Гыйниятуллин пауэрлифтинг буенча 1 нче разрядка ия. Ул бик тә тырыш, максатчан егет. 27 майда яшүсмерләр һәм яшьләр арасында бу спорт төре буенча Казанда үткән Татарстан чемпионатында да яткан килеш штанганы күтәрү буенча 3 нче урынны алды. Әмма ярышларда катнашу мәсьәләсе дә акчага бәйле. Җитәкчелек тарафыннан ярышларда катнашуга акчалата ярдәм күрсәтелсә, бәлки, бу спорт белән шөгыльләнүче яшьләребез дә күбрәк булыр иде”, – ди Газинур Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев