Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге командасы “Мәктәп волейбол лигасы”ның V сезон финал уенында икенче урынга лаек булды

Татарстанда “Мәктәп волейбол лигасы” уникаль проекты эшли.

Гадәти гомумбелем бирү мәктәпләрендә укыган балалар олимпия чемпионнары уйнаган мәйданчыкларда күнекмәләр ала. Аларның матчлары туры эфирдан телевидение аша күрсәтелә, ә финал уеннары шоуга әйләнә. 
Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге командасы зона этабы җиңүчесе булды һәм Татарстанның “Мәктәп волейбол лигасы”ның V сезон финал уеннарында безнең район данын лаеклы рәвештә яклады. Баулы районы командасы көчлерәк булып, ике партиядә Әлки спортчыларын җиңде. 


–     Бу сезонда турнирда республиканың бар районнарыннан да диярлек 27 000 бала катнашты, – дип билгеләп үтте Татарстан волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәмәттшин. – Иң мөһиме – турнир һәм хөкемдарлык итүнең сыйфаты яхшыра. Мәктәп директорлары һәм физкультура укытучылары әлеге проектның мөһимлеген аңлады, бу безне бик тә шатландыра. Әлеге юнәлешне үстерүне дәвам итәрбез. 


Уен нәтиҗәләре буенча гимназия командасы капитаны Илсаф Ситдыйков – иң яхшы туп тапшыручысы, Адел Садретдинов иң яхшы сакчы дип табылды. 
Бүләкләү тантанасында җиңүче командаларга – кубок һәм медальләр, ә гимназия командасының баш тренеры Денис Ирдинкинга  акчалата сертификат һәм  ноутбук тапшырылды. 


Әлеге мөһим ярышка укучыларны гимназиянең физкультура укытучылары Олег Астафьев һәм Денис Ирдинкин әзерләде. 

Илсаф Ситдыйков:
–     Баулы районы командасы белән без ике тапкыр очраштык. Беренче матчны без төркем дәрәҗәсендә уйнадык һәм без анда 2:1 исәбе белән җиңдек. Әмма аннары без алар белән финалга чыктык. Уен яхшы башланды, без көндәшебездән сизелерлек алга киттек. Әмма аннары хаталар ясап, без җиңелә башладык. Команда бербөтен булып уйнады, әмма бар мөмкинлегебезне күрсәтә алмадык, чөнки без әле зур мәйданда – телевидение һәм күпсанлы тамашачылар булган җирдә чыгыш ясарга өйрәнмәгән. Куйган максатыбызга ирештекме? Әйе, дип уйлыйм, чөнки финалга чыгу ул – безнең һәм район өчен дә зур уңыш. Чөнки әлкилеләрнең  әлегә мондый уен күрсәткәннәре юк иде. 

Денис Ирдинкин:
–     Безнең команда көндәшләре кебек үк көчле иде, укучылар дулкынлангандыр гына дип уйлыйм. Аннары бер уенчыбыз – Камил Гайнетдинов аягын имгәтеп, финалда катнаша алмады. 
Шулай ук гимназия директоры Фәридә Яруллинага рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, ул бер төркем укучылар белән безнең өчен җан атарга килде.
Ә тренерлар буларак, без командабызга уңышлар телибез. Мондый нәтиҗәне бик сирәкләр генә күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев