Өч көн дәвамында Базарлы Матактагы “Алинә” универсаль спорт залында мини футбол буенча беренче лига командалар арасында Татарстан чемпионаты барды.
Әлки районыннан “Актай” – республиканың иң көчле уйнаучы сигез командасы составына кергән иде.
Безнекеләр күп уеннарда көндәшләреннән өстен булуларын исбатладылар. Бары тик бер-ике уенда гына исәп тигез, яки каршы як команда файдасына төгәлләнде.
Нәтиҗәдә Республиканың беренче лига чемпионатында Мамадыш районы алтын медаль яулады, икенче урында – сарманлылар, бронза медале һәм кубок Әлки районы “Актай” командасына тапшырылды. Команданың баш тренеры Рифкат Сәгъдиев әйтүенә караганда, Әлки районы тарихында беренче тапкыр безнең футболчылар призер булганнар.
Нет комментариев