Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чуаш Кичүе җирлегендә волейболны яратып уйнаучылар күп

Волейболга мәхәббәт Чуаш Кичүе авылында тамырлары белән социализмның ерак елларына барып тоташа.


Ул вакытта спортзал булмау сәбәпле, спортның әлеге төре белән ачык күк йөзе астында шөгыльләнгәннәр. Тирән булмаган буразналарга пычкы чүбе тутырып, уен мәйданчыгы тирәсе ясалуы, ике баганага үзлегеңнән ясалган сетка эленүе бүген дә хәтердә. Ә волейбол тубын, гомумән дә, сатып алырга да табып булмаганга, күз карасыдай саклаганнар. 

Волейбол уенын мәктәп укучылары, яшь егетләр һәм хәтта гаиләле, эштә уңышларга ирешкән ир-атлар да уйнаган. Күпмедер вакыттан соң созхоз һәм  әлеге спорт  төрен яратучылар төркеме ярдәме белән мәктәп бинасына өстәмә корылма рәвешендә спортзал төзелә. Ул кечкенә, тәбәнәк итеп салына һәм, билгеле, волейбол мәйданчыгы стандартларына туры килми. Шулай да ул бар яшьләрнең дә яраткан почмагына әйләнә. Атнага берничә тапкыр волейбол буенча түгәрәк эшли һәм кыш көне үк ярышлар оештырыла. Кечкенә генә спортзал ишекләре һәркем өчен дә ачык була. Ул авыл яшьләрен берләштерә, менә дигән ял итү урынына әйләнә. 

Берничә буын тренерлар һәм әлеге уенны яратып уйнаучылар авылда әлеге спорт төрен үстерүгә зур өлеш кертәләр. Кырык елга якын авыл яшьләре һәм укучылары волейбол командасы тренеры Наил Мөбарәкшин була. Аны һәркем дә шат күңелле, ярдәмчел, үз һөнәрен яхшы белгән физкультура укытучысы буларак белә. Ул авыл кешеләре арасында бик тә абруйлы һәм хөрмәтле кеше иде. Бүген остаз якты дөньяда юк, әмма әлеге искиткеч кеше турындагы якты истәлек Чуаш Кичүе урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының йөрәкләрендә саклана. Анда  ел саен Наил Кадыйр улы истәлегенә волейбол буенча район турниры үткәрелә. Күпчелек мәктәп укучылары аны үзләренең беренче тренерлары, ә хезмәттәшләре остазлары дип саный.

Шул еллар дәвамында Наил Кадыйр улы белән Әнәс Вәлиев та эшли. Ул бүгенге көнгә кадәр районда үткән күпчелек  спорт чараларында катнаша. Аның спортны бик тә яратуын, төрле ярышларда дөрес хөкемдарлык итүен күпләр яхшы белә. Әнәс Вәгыйзь улы шәхси үрнәге белән яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып баруга рухландыра. Спортны ярату һәм волейболга аеруча зур кызыксыну булу, тренерларның максатчан эш алып баруы Чуаш Кичүе командаларына күп еллар дәвамында бары тик җиңүләр генә яуларга мөмкинлек бирә. Мәктәп укучылары ярышымы ул, бәйге яшьләр арасында үтәме, алар беренчелекне бирми. Авылның спорт яратучылары моның белән, билгеле, чиксез горурлана. 

Чуаш Кичүе җирлегендә бүгенге көндә дә волейболны яратып уйнаучылар күп. Хәзер мәктәптә спорт белән шөгыльләнү өчен бар шартлар да тудырылган: зур спортзал, кирәкле җайланмалар бар. Болар барысы да укучыларның спорт, шул исәптән волейбол белән дә тиешенчә шөгыльләнә алуына китерә.  

волейболистки

Бүген мәктәп волейбол командасы тренеры булып физкультура укытучысы Азат Гатин эшли. Алда язып үтелгән остазлар укучысы булган әлеге яшь тренер да  үз командасын максатчан рәвештә җиңүгә алып барырга омтыла. Аның җитәкчелегендә мәктәпнең волейбол уенчылары берничә тапкыр район ярышлары җиңүчеләре булдылар. 

Мәктәп волейбол лигасы дип аталган турнир оештырылгач, Чуаш Кичүенең кызлар волейбол командасы республикада дүртенче урынны алды (2023 ел). 

Тагын да алданрак, 2022 елда да нәтиҗә булды: безнең укучыларыбыз республикада өченче урынны яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын телевидениедән күрсәткәндә, йөрәкләрне горурлык хисе биләде. Алар хөрмәтенә тантаналы көй яңгырады, ә бүләкләрне исә “Зенит-Казан” һәм “Динамо-Ак Барс” командаларының волейбол буенча Россия чемпионнары тапшырды. 

Авыл тарихында шундый югары уңышка ирешү очрагы юк иде әле. Югыйсә мәктәптә барлыгы 70 бала гына укый бит. Азат Зөфәр улы республиканың җиңүләр яулаган командалары белән ярыша алырлык көчле ярышчылар әзерли алды. Әлеге тренер җитәкчелегендә Әдилә Зәйдуллина (иң яхшы кабул итүче), Алинә Хәбибуллина, Разия Шаһивәлиева, Эльвина һәм Элина Бәшировалар, Алсу Гатина, Рәзилә Кыямова, Евгения Спирькова, Луиза Титеева, Гөлия Шәфигуллина, Алинә Гатина ике ел рәттән финалистлар арасында булды. Бу –  зур казаныш. 

Безнең кызлар 700-1000 укучысы булган зур мәктәпләрдән килгән көндәшләрне җиңә алды. Кызларның ныклап шөгыльләнүләре, командага, үз көчләренә ышанулары уңышка китерде. Вакыт узар, бар авырлыклар, авыртулар, җиңелү ачысы онытылар. Әмма  кызлар, тренер Азат Зөфәр улының һәм авылыбызның волейболны яратучылар хәтерендә җиңүләр тәме, шатлык һәм якташларыбызның уңышларына горурлану озак еллар сакланыр. 

Узган уен вакытыннан соң әле күп тә узмады, кызлар инде түземсезләнеп яңа ярышларны көтә. Без алга таба да аларның күп тапкыр җиңүләр яулаячагына өметләнәбез. Кызлар, уңышлар сезгә! Без, волейбол җанатарлары, Азатка сәламәтлек һәм спорт юлында уңышлар телибез! 

Җанатарлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев