Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Спорт

Чуаш Кичүендә волейбол буенча район турниры үтте

Чуаш Кичүе мәктәбендә волейбол буенча район турниры үтте. Ул бу белем йортында берничә дистә еллар физкультура укыткан Наил Мөбарәкшин истәлегенә багышлап уздырылды.


Турнирны ел саен үткәрү гадәткә әйләнде. Һәм анда районның иң яхшы волейбол командалары катнаша. Наил Кадыйр улы яхшы спортчы гына түгел, ә берничә буын балаларда спортка мәхәббәт уятучы яхшы тренер да булды. Аның физкультура дәресләре һәр укучыга да шәхси якын килү, спорт күнекмәләре булдыру гына түгел, ә командада уйный белү, тәртип һәм көндәшләргә хөрмәт белән карауны үстерергә тырышуы белән дә аерылды. 
Бу юлы турнирда 7 мәктәп командасы катнашты. Алар ныклы күнекмәләргә ия булуларын күрсәтте. Көчле көрәштән соң Нәби Дәүли исемендәге гимназия командасы – беренче, Чуаш Кичүе волейболчылары – икенче, борискинолылар өченче урыннарны алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев