Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дилә Сафина - хатын-кызлар боксында җиңүче

20-24 февральдә Саранск шәһәрендә бокс буенча Идел буе федераль округы беренчелегенә ярыш узды.

  Көчле булуны, җитезлекне таләп иткән әлеге спор төрендә кызлар көч сынашты. Бәйге 13-14, 15-16, 17-18, 19-22 һәм 19-40 яшьлекләр арасында узды. Турнирга бар округлардан да 200 дә артык спортчы килгән иде. Районыбызның бокс белән шөгыльләнүче кызлары да үз сәләтләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә, 54 кг авырлыктагылар арасында якташыбыз Дилә Сафина 3 нче урынны алуга иреште. Аның тренеры – Ленар Ситдыйков. Спортчы кызыбызны җиңүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев