Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Спорт

Газинур Фәттахов гер күтәрү буенча халыкара турнирда 1 нче урынны яулауды

4-6 апрельдә Казан шәһәрендә “Николай Жеребцов мемориалы” исеме астында гер күтәрү буенча халыкара турнир узды.

Анда 9 илдән 100 дән артык спортчы катнашты. Бу турнирда көч сынашучылар арасында “Алинә” универсаль спорт залының пауэрлифтинг буенча тренеры Газинур Фәттахов та булып, 1 нче урынны яулауга иреште. 

–     Яшем 60 тан узу сәбәпле, бу юлы мин ярышта ветераннар арасында оештырылган төркемдә идем. Элек 32-24 кг авырлыктагы герләр күтәрдем. Бу юлы әлеге спорт җиһазы ике кулда 16 шар килограммлы иде. Аларны озын цикллы этү юлы белән күтәрү таләбе куелды. Шунда 123 очко җыеп, җиңүгә ирешә алдым, – диде тренер. 

Ул, бәйгеләрдә җиңүләр яулавында спорт залы директоры Айтуган Вафинның да өлеше булуын ассызыклап, аңа рәхмәтен белдерде. “Ул безгә, спортчыларга, төрле ярышларда катнашу мөмкинлеге бирә”, – диде спортчы.    
Бу җиңү Газинур Фәттаховка май аенда – Киргизиядә һәм сентябрь аенда Кытайда гер күтәрү буенча үтәчәк халыкара ярышларда катнашу хокукы бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев