Газинур Фәттахов гер күтәрүдә җиңүче
26-30 мартта Казанда легендар атлет Николай Жеребцов истәлегенә гер спорты буенча халыкара ярышлар оештырылды.
Анда Россиянең 37 төбәгеннән, Белоруссия, Кыргызстан һәм Казахстаннан спортчылар килгән иде. Быел әлеге бәйге гер спорты ветераннары арасында үткәрелде.
Анда безнең районнан “Алинә” универсаль спорт залы тренеры Газинур Фәттахов катнашты. Ул үлчәү авырлыклары 85+ булган 60-64 яшьлекләр арасында 1 нче урынны яулауга иреште. Һәм тренер халыкара класстагы спорт мастеры нормативларын да үтәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев