Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Һәркем җиңүгә омтылды

Үткән атнада Балалар иҗаты йортында ветераннар һәм яшьләр арасында "Буыннар элемтәсе" республика шашка һәм шахмат темпо турнирының беренче этабы булды.

Әлеге ярышка районыбыз авылларыннан 50гә якын шахмат һәм шашка остасы җыелды. Очрашулар бик мавыктыргыч узды, катнашучыларның һәркайсы җиңү өчен күп көч куйды. Турнирның баш хөкемдары Әнвәр Галимов ярышларга гадел судьялык итте.
Гаиләләр арасында узган шахмат бәйгесендә Иске Салман авылыннан Ильмира Нотфуллина гаиләсе беренчелекне яулады. Икенче урында - Карамалыдан Наил Шакиров, өченче - Чиябаштан Мөкатдир Шәяхмәтов гаиләләре.
Шашка ярышында да гаиләләр актив булды. Биредә Кошкидан Гөлсем Мөхәммәтҗанова гаиләсенә беренче урын бирелде. Икенче - Борискинодан Александра Воронцова, өченче - Ташбилгедән Рәшит Латыйпов гаиләләре.
Ә ир-атлар арасында Базарлы Матактан Әнәс Вәлиев иң оста шахматчы булуын раслады. Икенче - Иске Матактан Евгений Леонтьев, өченче - Чиябаштан Мөкатдир Шәяхмәтов.
Хатын-кызлар арасында Иске Матактан Ирина Бровкова барлык шахматчы көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте. Икенче урынга шул ук авылдан Вера Лычникова, өченче урынга Чуаш Кичүеннән Гөлсем Шәйхуллина чыктылар.
Шашка буенча ир-атлар арасында призлы урыннарны Түбән Әлкидән Роберт Зарипов, Үргәгардән Каюм Фәсахов, Иске Матактан Петр Бровков яуладылар. Ә хатын-кызлар арасында Иске Матактан Галина Исаева, Иске Тахталадан Надежда Рыжкова, Борискинодан Александра Рябинина иң оста шашкачылар булуларын расладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев