Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Илназ Хәмидуллин – иң көчле көрәшчеләр исәбендә

17-18 февральдә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда Муса Җәлил истәлегенә узган татарча көрәш турнирында Базарлы Матактан Илназ Хәмидуллин икенче урынны яулады.

Ул 65 килограммга кадәр үлчәмдә көрәште. Илназның тренеры – “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” Илдар Әхмәров.
Муса Җәлил турниры республикада иң дәрәҗәле милли көрәш бәйгеләреннән санала. Алдагы елларда Илназның бертуган абыйсы Алмаз Хәмидуллин бу ярышларда ике тапкыр өченче урыннарны яулаган иде. 
Ә инде 60 еллык тарихы булган әлеге турнирда Иске Камкадан Талип Яруллин – батыр калган шәхес. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев