Илзат Әхмәров - халыкара спартакиада призеры
Спорт

Илзат Әхмәров - халыкара спартакиада призеры

14-18 декабрьдә Уфа шәһәрендә сугышчан сәнгать буенча халыкара спартакиада үтте.

Анда Татарстан данын яклап Әлки егетләре дә көч сынашты.

Билбау көрәше буенча 65 килограммга кадәр үлчәмдә Илзат Әхмәров бик күп көндәшләреннән өстен калып, өченче урынны алды – бронза медале һәм диплом белән бүләкләнде.

илзат

Илзатның тренеры атказанган физкультура хезмәткәре Илдар Әхмәров. 


Нет комментариев