“Алинә” универсаль спорт залында киокусинкай каратэ буенча “Җиңү кубогы-2018” республика турниры булып узды.
Мондый турнир бездә инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Быел анда Идел буеның өч төбәгеннән 8-13 яшьләрдәге
260 спортчы катнашты. Командалар арасында безнең республика каратэчылары беренчелекне яулады. Икенче урында – Ульяновск өлкәсе, өченче – Мари Эл республикасы спортчылары.
Андрей Зиньков җитәкчелегендә районыбызның яшь каратэчылары җиде беренче урын, дүрт – икенче һәм ике өченче урыннарны алып, республикабыз командасы җиңүенә саллы өлеш керттеләр.
Ярышларда иң яхшы техника күрсәткән Ринат Сабиров махсус приз – каратэчы статуэткасы белән бүләкләнде.
Нет комментариев