Әлкидә иң көчле хоккей командасын ачыкладылар
Спорт

Әлкидә иң көчле хоккей командасын ачыкладылар

Түбән Әлки авылында мәктәп командалары арасында хоккей бәйгесе булды.

Ярыш авыл уртасындагы барлык шартына китереп җиһазланган шугалакта үткәрелде. Анда өч уку йорты – Түбән Әлки, Чуаш Кичүе ,Базарлы Матак урта мәктәпләре хоккейчылары көч сынашты. Киеренке бәйгедә шугалак хуҗалары ышанычлы рәвештә җиңү яулады. Базарлы Матак командасы – икенче, Чуаш Кичүе малайлары өченче урында.


Нет комментариев