Махсус хәрби операциядә катнашучы Данис Нуруллин кече футбол уенының иганәчесе булды
Гыйнвар уртасында “Алинә” универсаль спорт залында район спорт мәктәбе, Ватанны саклаучылар елына багышлап, кече футбол буенча районара турнир үткәрде.
Якташыбыз, Базарлы Матак авылында туып үсеп, махсус хәрби операциядә катнашучы Данис Нуруллин бу уенның иганәчесе булды.
Турнирда, районыбызның “Актай” футболчыларын да кертеп, дүрт команда катнашты. Уенчылар көч сынашырга Алексеевскидан, Лаеш районнарыннан килде. Бу ярышта әлкилеләр 2 нче урынны алуга иреште. Кызыклы уен күрсәтү генә уйланылмый монда, ә яшьләргә чын каһарман үрнәгендә ватанпәрвәрлекне тәрбияләү дә максат итеп куела. Футболчыларга бу ярышта махсус хәрби операциядә катнашучының үзен күреп, аның белән сөйләшү, сораулар бирү, батырга кул биреп, исәнләшә алу мөмкинлеге тудырыла бит.
Дошман белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә
2023 елда без Данис Фирдүс улы турында язып чыккан идек. Чөнки ул, хәрби бәрелешләр барган урынга үз теләге белән китеп, берничә ай эчендә каһарманлык кылып, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүгә дә ирешкән иде. Ә хәрби комиссариат белән килешү төзергә аңа зур күңел тетрәнүе этәрә. Ир-егетнең өлешчә мобилизацияләнү юлы белән фронтка алынган икетуганы – Дмитрий Матюшкин һәлак була. Бергә уйнап үскән якынын соңгы юлга озату аңа бик авыр бирелә. “Барам, мин дә илемне сакларга тиеш”, – дип кырт кисә ул, андый адымны ясамаска үгетләгән туганнарына җавап итеп. Бүгенге көндә ул туган ягына яралануы сәбәпле ял бирелгәнгә кайткан. Без сугышчының үзен күрә алмадык, ә шалтыратып сөйләштек.
– Әле тулысынча савыкмадым. Шуңа да авылдан китәргә туры килде. Казанда госпитальгә барып йөрим, – диде ул.
Җәрәхәтләр алуы да өченче тапкыр икән инде. Һава-десант гаскәрләрендә һөҗүмче бит ул. Димәк, алгы сызыкта булырга – дошман белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә.
– Мине саклаучым – 10 яшемдә вафат булып, җаны күкләргә очкан әнием-фәрештәм бар. Наилә Зифир кызы ул. Еш искә алам үзен, уйларым дога булып ирешсен дип телим, – диде ул үзе бу хакта.
Солдатларның күбесенә хас булганча, ир-егет фронт хәлләрен сөйләргә теләмәде. “Дошманны җиңү өчен, бар көчебезне куябыз”, – дип кенә әйтте. Әмма, гуманитар йөк белән ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерсәгез иде дип, кат-кат ассызыклады.
– Хәрби бүлекчәгә районыбыздан берничә тапкыр безгә кирәкле әйберләр китерелде. Моның өчен якыннарыма, туганнарга, ярдәм кулы сузган һәр әлкилегә, эшмәкәрләр Айрат Гатауллин, Илдар Гайнетдиновка һәм, билгеле, махсус хәрби операция барган урынга ярдәмне һәрдаим китерүче Рөстәм Шәйхетдиновка рәхмәтемне җиткерәм, – диде.
Футболчылар бүләкләнә
Яралануы сәбәпле ял бирелгән солдат туган ягына кайткач, үзе иганәче буларак ярдәм күрсәтә. Турнир оештыру тәкъдимен хуплап, акча бүлеп бирә.
– Районның “Актай” футбол командасын яхшы беләм. Анда энекәшем Кәрим Нуруллин уйный. Шулай ук дустым, райондашларыбыз яхшы белгән, Сабантуйларда еш кына абсолют батыр калган Альберт Закировның да улы – футболчы. Аның белән турнирның яшь спортчылар өчен кызыклы булуы турында сөйләштек. Бүләкләүләр дә бар икән, күңел тагын да күтәрелә бит. Мин шул яктан матди ярдәм күрсәтергә тәкъдим иттем. Ә тренер Рифкать Сәгъдиев, спорт мәктәбе директоры Алмаз Абдуллин, районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев, андый бәйгеләрне еш үткәргәнгә, тәкъдимне хуплап, бәйгене оештырдылар да.
Нәтиҗәдә, күңелне рухландырырлык ярыш үтте. Кубок һәм медаль тапшырылудан тыш, акчалата призлар да булды. 1 нче урын алган командага – 10 мең сум, 2нчегә – 7 мең, 3 нчегә – 5 мең сум тапшырылды. Иң яхшы һөҗүмче, иң яхшы яклаучы, иң яхшы капкачы, иң файдалы уенчыларга да бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев