Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Муниципаль хезмәткәрләр көч һәм җитезлектә сынашты

Узган атнада "Алинә" универсаль спорт залында Җирле үзидарә көненә багышланган зур спорт бәйгесе - район муниципаль хезмәткәрләре арасында беренче Спартакиада булды. Җирле үзидарә көне календарьда әле яңа бәйрәм. РФ Президенты В.В.Путинның 2012 елның 10 июнендә чыгарган Указы нигезендә 21 апрель муниципаль хезмәткәрләр бәйрәме дип игълан ителде. "Алинә" универсаль спорт залында...

Бәйгене алып баручы Гөлчәчәк Камалова, кунаклар белән таныштырганнан соң, сүзне район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга бирде. Фердинат Мидхәтович ярышларда катнашачак хезмәткәрләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәп чыгыш ясады, бәйрәм белән котлады.
Менә Спартакиада флагы күтәрелде, республика гимны яңгырады, һәм бәйге тантаналы төстә ачылды. Муниципаль хезмәткәрләр волейбол, бадминтон, гер күтәрү, шашка, мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, баскетбол, аркан тартышу буенча ярыштылар.Һәр ярыш оешкан төстә, җанатарларның алкышлары астында барды.
Бәйгене волейбол уеннары башлап җибәрде. Биредә "Көньяк" командасы 2:1 исәбе белән җиңү яулады. Район советы аппараты җитәкчесе Фәнис Камалов, башкарма комитет эшләре идарәчесе Эльвира Нуруллина, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин, район советының оештыру бүлеге җитәкчесе Ринат Зарипов, башкарма комитетның гомуми бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев, район башлыгы ярдәмчесе Ольга Куракова уен барышында зур осталык күрсәттеләр.
Гер күтәрүдә Фәнис Камаловка, башкарма комитет белгечләре Ринас Сәлаховка, Илнур Фәсаховка тиңнәр булмады. Шул ук вакытта янәшәдә шашка уеннары кызды. Монда инде гүзәл затларыбыз һәм ир-егетләр логик фикер йөртүдә сынашты. Нәтиҗәдә Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәйхетдинов һәм Түбән Кәчи авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зоя Самаркина җиңүчеләр булдылар.
Бадминтон бәйгесе Балалар иҗаты йортында узды. Соңгы вакытта бездә популярлашып килүче бу бәйгедә Фәнис Камалов һәм контроль-хисап палатасы аудиторы Ләйсән Нәүбәтова беренчелекне алдылар. Өстәл теннисы ярышында исә Хузангай авыл җирлеге башлыгы Сергей Новиков һәм район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова үзләрен иң оста итеп күрсәтте.
Җиңел атлетика ярышлары эстафета төсендә оештырылган иде. Монда "Төньяк" командасы җитезрәк булып чыкты. Әлеге бәйгедә Фәнис Камалов, Ринат Зарипов, Татьяна Хәмитова (Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты белгече), Александр Никошин (район башкарма комитеты җитәкчесе), Айрат Вәлиев, Лариса Кирсанова (гомуми бүлек белгече) аеруча осталык күрсәттеләр.
Балалар да, өлкәннәр дә мөкиббән булган мини-футболда ике команда да осталыгын раслады, шулай да "Көньяк" командасы өстенлеген күрсәтә алды. Баскетболда ир-егетләр дә, хатын-кызлар да бик матур уен күрсәттеләр. А. Вәлиев, Э.Нуруллина, Р.Сәлахов, Д.Галимов, Ф.Вәлиев (Чиябаш авыл җирлеге башлыгы) составындагы "Көньяк" командасы исә җиңү яулады.
Аркан тартышу ярышы тамашачыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Келәмгә ике командадан да алтышар кеше чыкты. Судья Николай Ирдинкин бәйгене башларга команда биргәч, бөтен зал гөрләп торды. Бу бәйгедә катнашучылар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, Түбән Әлки авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гүзәл Хатыйпова, район советы оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары Люция Сөләйманова, район советы бухгалтеры Рәйсә Габдуллина, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Ерусланова бар иде. Ярышта өстенлек әле бер, әле икенче якка күчте, "Төньяк" командасы барыбер көчлерәк һәм җитезрәк булып чыкты.
Спартакиадада ике команда да тигез баллар җыйды. Бәйгегә нәтиҗәләр чыгарып, иң активларга һәм җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бу Спартакиада дәвамлы булсын, алга таба тагын да югарырак дәрәҗәдә, киңрәк масштабта үткәрелсен иде. Спорт берләштерә дә, тәнгә дәва, җанга сихәт тә бирә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев