Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Район спорт мәктәбенең «Актай» командасы футбол буенча республика беренчелегенә чыкты

2012-2013 елгы яшь футболчылар август аенда Казанның «Рубин» футбол клубы базасында үткәреләчәк финал уеннарында безнең район данын яклаячак.

Республиканың алты командасы чемпион һәм призерлар исеме өчен көч сынашачак. Ел башында безнең яшь футболчыларыбыз Татарстан Алтын кубогын алуга иреште. Малайлар үзләренең бар көчләрен биреп уйнап, истә калырлык матур уен күрсәттеләр. Алар бер генә матчта да җиңелмәде. Команда тренеры Рифкать Сәгъдиев аерым мактауга лаек. 

команда
Малайлар бала чактан ук футбол дәресләренә йөрде. Ул вакытта «дәресләр» генә иде, ә хәзер алар чын спортта катнаша. Монда җиңелү ачысы белән көяргә, җиңү шатлыгы белән янарга туры килә, имгәнү куркынычы да бар. Малайлар үсте, алар спортның бар авырлык-кыенлыкларын лаеклы рәвештә кичерә белә, сокланырлык чыдамнар да. Алар спорт нигезләрен өйрәнеп кенә калмыйча, чын дуслыкка, бер-береңә ярдәм кулы сузарга, командада эшләргә һәм җиңү яулау өчен бар көчне куярга өйрәнделәр. Бүген малайлар бердәм башкарылучы көчле уен күрсәтә ала, — ди ул.


Тренер Тимур Сабировны, Таһир Шакировны, Эмиль Сибагатовны, иң яхшы бомбардир Таһир Гафиатуллинны, команда капитанын, яклаучы Шамил Кәримовны, бер дәресне дә калдырмаучы Алексей Ирдинкинны (Иске Матак) мактап узды. 


Коллектив белән шундук уртак тел таба белгән Сорушан Хасанов, Камил Гаязов үзләрен оста уенчылар итеп күрсәтте. Адел Фәхретдинов та ышанычлы капкачы?? булуын дәлилли бара, — дип, фикерләре белән уртаклашты Рифкать Сәгъдиев. 


Район футболчылары өчен әлеге ел бик уңышлы башланды. 2008-2009 елгылардан төзелгән балалар командасы Татарстан беренчелегендә бронза медальгә лаек булды. 


30 ел дәвамында ир-егетләр командасы республиканың көчле командалары исәбенә керде. Ул кече шәһәр һәм районнарның җыелма командалары арасында үткән Татарстан беренчелегендә бронза медальгә лаек булды. 


— Футбол минем үз тормышымның да аерылгысыз һәм кызыклы бер өлеше, — ди Рифкать Габбас улы. — Анда берни белән чагыштыру мөмкин булмаган үзенчәлеrле мохит, ярыш рухы урнаша. Футбол уйнаганда без җиңәргә генә түгел, ә намус белән җиңелергә дә өйрәнәбез. Ихтыр көче, сабырлык, бер-береңә хөрмәт кебек сыйфатлар да тәрбияләнә. 


Һәр спорт уенында да иң яхшы җанатарлар ул — аларның әниләре. Нәкъ менә алар рухландыра һәм юату сүзләре таба белә. Алар баларының беренче тренерлары. 


— Әниләр футбол уйнаган балалары өчен һәрчак борчыла, дулкынлана. Алар нәни ярышчыларны спорт түгәрәгенә дә йөртә, шул ук вакытта аларның мәктәптә бирелгән белемнәрне үзләштерүенә ирешергә, һәммәсенә өлгерергә тиеш. Әмма әти-әниләр барысына да өйрәнә, балалар режимы гадәти тормышка әйләнә, — ди Рифкать Сәгъдиев, спорчыларның әти- әниләренә рәхмәт сүзләрен белдереп. 


Рифкать Габбас улына тренерлык эшчәнлегендә алга таба да — уңышлар, ә аңарда тәрбияләнгән спорчыларга җиңүләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев