Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Райондашларыбыз пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар

Пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында райондашларыбыз Газинур Фәттахов һәм Илһам Габидуллин аеруча уңышлы чыгыш ясадылар. Газинур 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Ә Илһам Габидуллин 82,5 килограмм авырлыкта икенче булды. "Алинә" спорт залында тренерлар булып эшләүче бу егетләрнең икесенә дә спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде. Егетләр һәм кызлар арасында...

Пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында райондашларыбыз Газинур Фәттахов һәм Илһам Габидуллин аеруча уңышлы чыгыш ясадылар.

Газинур 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Ә Илһам Габидуллин 82,5 килограмм авырлыкта икенче булды. "Алинә" спорт залында тренерлар булып эшләүче бу егетләрнең икесенә дә спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде.


Егетләр һәм кызлар арасында пауэрлифтинг буенча республика беренчелегендә дә безнекеләр әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте.

Ярышларда районыбыз данын Радик Миндубаев һәм Гөлнур Зыядинова якладылар. Гөлнур үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Ә Радик өченче урынга ия булды. Аларны ярышларга тренер Касыйм Зыятдинов әзерләде.

фото briansk.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев