Түбән Әлки авылы шугалагында шайбалы хоккей буенча турнир узды. Бәйге Студентлар көне уңаеннан оештырылып, анда өч командага бүленгән Әлки районы яшьләре катнашты.
Өч сәгатьтән артык вакытка сузылган ярышта 1 нче урынны Түбән Әлки авылы командасы яуласа, 2 нче урынга – Базарлы Матак мәктәбе укучылары, 3 нче урынга Чуаш Кичүе яшьләре чыкты.
Бәйгене 3 этапта үткәрү уйланылган. Аның беренчесе Базарлы Матакта Яңа ел каникулында оештырылса, соңгысы февраль аенда үтәр дип ниятләнелә һәм гомуми нәтиҗә дә шунда ясалачак.
Нет комментариев