Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккей буенча Әлки район җыелма командасы ячңа киемле булды

Узган атнада хоккей буенча район җыелма командасы Алексеевский шәһәр тибындагы поселокта быелгы сезонда беренче ярышларда катнашты.


Биредә Кама арты районнары арасында хоккей лигасына старт бирелде.
Әлки командасы бозга яңа киемнәрдән чыкты. Хоккей формасын сатып алырга республиканың Хәйруллин фонды булышкан.
Командада уйнаучы, оештыру эшләрен алып баручыларның берсе Раил Хәйруллин үзенең егетләре белән “Кызыо Шәрык-Агро” җитәкчесе Адель Хәйруллинга хоккей формасы сатып алырга ярдәм сорап имөрәҗәгать иткән булган. Адель Айратович егетләр үтенечен канәгатьләндереп, Хәйруллин фонды аша 22 комплект – ярышлар өчен  һәм 22 комплект тренировкалар үтәргә киемнәр сатып алырга акча күчерттергән. Барысы 160 мең сумга бик тә заманча форма алынган. Беренче уенда без Алексеевскмй районы командасы белән очраштык. Өстенлек  көндәшләр файдасында торды. Беренчедән, әлеге команда  үз бозларында даими күнегүләр үтә. Аннан безнең команданың төп капкачысы ул ярышта була алмаган иде. Беренче уенда җиңелсәк тә, егетләр алга таба ярышларда уңышлы чыгыш ясарга омтылышта яшиләр.   

хоккей

Ә инде команданың яңа формасы аларга үз максатларына ирешергә зур этәргеч бирер.
Әлки районы хоккей буенча җыелма командасында иң өлкән уенчыга – 55 яшь икән. Ул – хөҗүмче Рамил Камалетдинов. Команданың капитаны Игорь Кормяков барлык егетләр исеменнән  Ирина Волостнова исемендәге Хәйруллин фондына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмзтләрен белдерә. Ә без җыелма командага ярышларда уңышлар телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев