27 ноябрьдә район мәдәният йортында 2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты буенча халык тыңлаулары була.
Проект районның рәсми сайтында урнаштырылган. Әлкилеләр аның белән танышып, үзләренең фикер-тәкъдимнәрен район советының оештыру бүлегенә (Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 58 нче йортка) юллый алалар. 21-7-57 телефон номерына шалтыратып та әйтергә мөмкин. Район советы бюджет проектын икенче укылышта караганда, халыктан кергән тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак.
Бюджет буенча халык тыңлаулары 8 сәгатьтә башлана.
Нет комментариев