Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин православие христианнарын Изге Пасха белән котлый

Район башлыгы Александр Никошин православие христианнарын 5 майда билгеләп үтеләчәк Изге Пасха белән котлады.


“Христос Пасхасы ул  – христиан бәйрәмнәренең иң борынгысы һәм зурысы. Христосның үлеп терелүе белән бәйле һәм тормышның яңаруын, табигатьнең уянуын, изгелеккә, яктылыкка омтылуны, өмет-ышанычларның ныгуын гәүдәләндерүче бу бәйрәмне райондашларыбыз зур әзерлек куеп, күтәренке күңел  белән каршы ала. 

Рухи бердәмлектә булу ул – безнең көч. Шуңа без зур сынауларны да үтә, иң көчле һәм вәхши дошманнарны да җиңә алдык. 
Күп гасырлар дәвамында без милли гореф-гадәтләребезне, рухи кыйммәтләребезне саклап, бер-беребезне хөрмәт итеп, дус, тыныч яшәдек. Бу кыйммәтләр бүген дә саклана. Һәм монда бар конфессияләрнең дә зур тырышлыгы ята. 
Хөрмәтле якташлар! Сезне чын күңелдән Изге Пасха бәйрәме белән котлыйм. 

Якты Пасха бәйрәме шатлыгы йөрәкләребезне җылытсын, дингә ышанычыбызны ныгытсын, яхшыга өметләрне арттырсын, яхшы эшләргә илһамландырсын. Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бар башлангычларда да уңышлар телим. Әлеге бәйрәм көннәре яңа җиңүләргә башлангыч булсын. 

Кадерле әлкилеләр, “Христос яңадан туды! Чыннан да, яңадан туды” дип кабатлаган сүзләр  һәр гаиләгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек китерсен”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев