Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында декабрьдә үтәсе мәдәни чаралар

Кышкы матур көннәрне күңелле үткәрик!


Хөрмәтле әлкилеләр! Яңа елны каршыларга озак вакыт калмады. Декабрь ахыры – гыйнвар башы күтәренке кәеф, күңелле вакыйгаларга бай айлар буларак гәүдәләнә. Районыбызда да ел саен әлеге  бәйрәм якынлашканда һәм каникул вакытында күп төрле чаралар оештырыла. Актив булыгыз, һәркайсында катнашыгыз. Без, үз чиратыбызда, үткәреләчәк уеннар белән сезне  таныштырабыз. 

Мәдәни чаралар

15 декабрь – 10.00 сәгатьтә ярминкә, Кыш бабайлар парады, үзәк паркта төп чыршы ачылышы;
20 декабрь – С.М. Лисенков исемендәге музейда Яңа елга багышланган күргәзмә;
23 декабрь – “Актай” яшүсмерләр клубында яшьләр инициативасы бәйгесе кысасында нәтиҗәләр ясау. Яшьләр белән “Квартирник”;
25 декабрь – 11. 00 сәгатьтә инвалид балалар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен Яңа ел бәйрәме;
26 декабрь – Балалар иҗат йортында 10.00 сәгатьтә – сәләтле балалар өчен, 13.00 сәгатьтә тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме;
30 декабрь – 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында, авыл клубларында “Бал-маскарад”, “Яңа ел калейдоскобы”, Чыршы янында яңа ел җырлары; 
31 декабрь –  20.00-22.00 сәгатьтә район үзәк паркында “Яңа ел ритмына” бәйрәм концерты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев