Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы беренче сабыйга Александр Никошин туу турында таныклык тапшырды

Быел районда беренче сабый – малай 8 гыйнварда туды. Район башлыгы Александр Никошин бәхетле әти-әнине – Апактан булган Илмир Каюм улы һәм Мөнирә Тәлгать кызы Гыйззәтовларны котлады.


Александр Федорович тантаналы шартларда аларга уллары туу турындагы таныклыкны, “Бердәм Россия” фиркасенең җирле бүлегеннән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

–     Тормышыгызда зур вакыйга булган – улыгыз дөньяга килгән. Ул – язмыш бүләге, могҗиза. Гаиләгезне бу бәхетле көн белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез. Бар балалар да сәламәт булып үссен, әти-әниләре, ил өчен файдалы кешеләр булсын, – дип теләде район башлыгы, якты дөньяга бала тууның шәхси бәхет кенә түгел, ә дәүләт өчен дә мөһим вакыйга булуын ассызыклап. 

Аның котлауларына ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина һәм район хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина да кушылды. 
Илмир һәм Мөнирә уллары өчен зур мәгънәсе булган, элеккеге, әмма хәзер дә яратып кушылган Әмир дигән мөселман исемен сайлаган. Бу сабый – гаиләдәге икенче бала. Олы уллары Сабир да энесе тууына бик шатланган. 

Мөнирә үзе Нурлат районының Чулпан авылыннан. Безнең районда яши башлаганчы, ул бер партиянең эшчәнлеген булдыру кысасында оештыру вазифасын башкарган. Аның ире Илмир “Кызыл Шәрык” җәмгыятендә эшли. 

–    Язмыш безне үзе кавыштыргандыр, Апак һәм Чулпан авыллары бер-берсеннән ерак та урнашмаган. Башта дуслар булдык, бу хисләр мәхәббәт булып үсеш алгач, мөнәсәбәтләребезне теркәдек. Ә быел гаиләбездә тагын бер мөһим вакыйга булды – икенче улыбыз туды. Өстәвенә, бу шатлыгыбыз белән җитәкчеләр дә уртаклашты: район башлыгы, ЗАГС җитәкчесе һәм район үзәк хастаханәсенең баш табибы котладылар. Безнең өчен бу – хөрмәт билгесе. Рәхмәт, – диде гаилә башлыгы Илмир Гыйззәтов, һәркемгә дә ныклы сәламәтлек һәм тынычлык теләп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев