Әлкилеләр, бер тапкыр бирелә торган субсидия алып калыгыз
Хөрмәтле әлкилеләр! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.03.2023 нең 231 нче карарына ярашлы рәвештә, безнең республикада яшәүче кешеләргә, хуҗалыгында газ кертү һәм өйгә газ җайланмасы сатып алу өчен, бер тапкыр субсидия бирелә.
Субсидиянең иң зур күләме, чынбарлыктагы чыгымнарга бәйле рәвештә, 100 000 сум, дип билгеләнгән. Шулай ук гаиләдә түбәндәге категорияле кешеләр булу да таләп ителә:
– Бөек Ватан сугышы ветераннары;
– сугыш хәрәкәтләре ветераннары;
– һәлак булучы (вафат булучы) сугыш инвалидлары, Бөек Ватан сугышында, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар;
– I һәм II группа инвалидлар; гарип баласы булучылар;
– Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары;
– инвалид баланы караучы затлар.
Шулай ук:
– күп балалы гаиләләр;
– җан башына каралган уртача керемнәре айга 19 000,00 сумнан артмаган гаиләләр;
– Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожец, Херсон өлкәсе һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның гаиләләре.
Бер тапкыр түләнүче субсидия гаиләгә бер тапкыр гына бирелә.
Гаризаны торакта даими яшәп, шунда теркәлгән милекчесе яза ала.
Бер тапкыр бирелүче субсидияне алу өчен, түбәндәге документлар таләп ителә:
– 2021 елның 21 апреленнән соң хуҗалыгында газ кертү буенча эшләр башкарылуга махсуслаштырылган оешма белән төзелгән килешү күчермәсе;
– хуҗалыгында газ кертү буенча башкарылган эшләр актының күчермәсе;
– өй эченә газ җайланмасын сатып алу һәм башкарылган эш өчен акча түләнүен раслаучы документлар (паспорты күчермәсе дә таләп ителә);
– газ тарату системасы объекты төзелешен кабул итүне раслаучы яисә газны тоташтыру (милекне чикләү һәм ике якның эксплуатация җаваплылыгы турындагы мәгълүмат та булырга тиеш) турындагы акт күчермәсе;
– Бердәм дәүләт милке реестрында хокукы теркәлмәгән торакка хокукны раслаучы документ күчермәсе;
– ташламалы категориягә керүне раслаучы документлар (инвалидлар, гарип балалар, күп балалы гаилә өчен кирәкми);
– гаилә әгъзаларының гариза бирүчегә аларның шәхси мәгълүматларын тапшыруына рөхсәте һәм гариза язучының алар исеменнән шәхси мәгълүматларын тапшыра алуына вәкаләтен раслаучы документ.
Субсидия гаиләдәге керемне исәпкә алып бирелгәндә, керемнәр турында да өстәмә документлар кирәк булачак.
Бер тапкыр бирелә торган субсидияне алу өчен, гариза язучы даими яшәү урыны буенча социаль яклау хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Белешмәләр өчен телефон: 8(84346)20894, электрон почта: alk.7@tatar.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев