Элегрәк елларда Базарлы Матакта яшәүчеләр асраган сыерлар саны ике мең башка якын иде. Күп йортларда икешәр, хәтта өчәр сөтбикә була.
Шул елларда районда ясалма орлыкландыру инспекциясе оештырылды. Бу хезмәт белән идарә итү вазыйфасы Галимҗан Баһаутдиновка тапшырылды. Ул авыл хуҗалыгында озак еллар җитәкче булып хезмәт итте: күп еллар тотрыклы эшләп килгән “Яшь көч” колхозы рәисе булган иде.
Галимҗан Зыятдинович бу эшкә күңелен биреп алынды
Үзенең коллективын, техникасын, кирәкле җиһазларны туплады.
Район үзәгендә маллар күп. Әле алар, авылларга барып та, сыерларны ясалма орлыкландыралар. Шулай бервакыт минем хуҗалыктагы сыерны да буазлатыр вакыт җитте.
Мин Галимҗан Баһаутдиновның эш бүлмәсенә кереп хәлне аңлаткач, ул:
– Син сыердан нинди үрчемгә өметләнәсең? – дип сорап куйды.
Мин: “Бозау кирәк дип, авызны ачмакчы идем”, ул: “Үрчем сөт өченме, иткәме?” – дип ачыклык кертте.
–Итлек бозау булса яхшы безгә, – дим.
– Аңлашылды, бездә иткә дигән яхшы нәсел бирә торган “Канада” орлыклары бар. Димәк, шуның белән эш итәрбез, – ди белгеч.
Кыскасы, сыерыбыз зур үгез бозау китерде. Яшь мал ашады да ятты, ашады да ятты. Үзе күзгә күренеп үсте, усаллыгы бер дә юк иде. Киресенчә, чамадан тыш юаш булып үсте.
Инде малны иткә чалырга вакыт җитте
Сугымчы ике ир-атны алып кайттым. Үгезем абзар тәрәзәсеннән башын тыккан иде, тегеләр:
– Фил кадәр бит бу, монда тагын ир-атлар кирәк, – дип, куркып калдылар.
Мин исә:
– Ул тыныч, күндәм, мөгезе дә юк аның, – дип, үгезне сыйпаштыргалыйм.
Чынлап та, аның мөгезе урынында селкенеп торган сәдәф кебек бер каты нәрсә генә бар иде
Шулай дигәч, егетләргә ышаныч керде. “Без күрсәтербез, син аякларын бәйләрсең”, – дип, эшкә керешергә ризалаштылар.
Мал чалучылар эшләрен тәмамлагач:
–Бер терлектән шулкадәр ит чыгуын күргән юк иде әле, – дип гаҗәпләнделәр.
Авылларда сөтбикәләрне ясалма орлыкландыру пунктлары бар. Әмма халык арасында: “Көтүдә үгез бардыр, шунда буазланыр әле”, – дип уйлаучылар да шактый.
Йорттагы терлегеңнең нәселен яхшыртыйм дисәң, ясалма орлыкландыру – иң ышанычлы ысул, минемчә.

Нет комментариев