Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курск өлкәсенең зыян күргән өлкәсенә ярдәм йөзеннән, Әлки районыннан йөк озатылды

Курск өлкәсенең зыян күргән өлкәсенә ярдәм йөзеннән, Әлки районыннан беренче 2 тонна йөк озатылды.

Бүген Базарлы Матактан Курск өлкәсе кешеләре өчен гуманитар йөк төягән беренче машина озатылды. Кеше бәласенә битараф булмаган әлкилеләр, районның учреждение һәм оешма коллективлары зыян күргән кешеләргә беренче чиратта кирәкле әйберләрне җыйды. Аларга су, шәхси гигиена кирәк-яраклары, татлы ризыклар, ит һәм балык консервалары, тиз әзерләнүче ризыклар, киемнәр һәм аяк киемнәре, урын-җир әйберләрләре, сөлгеләр керә. 

–    Беренче чиратта мин безнең эшмәкәрләргә, учреждение-оешма коллективларына, район кешеләренә, Курск халкы кайгысын үзенекедәй кабул итеп ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтемне әйтәм. Бәхеткә, бездә “бу – читләр кайгысы” дип, изге эштә катнашмый калучылар юк диярлек, - дип ассызыклады Александр Никошин. 

–    Районның барлык оешма-учреждение коллективлары, авыл җирлекләре, битараф булмаган кешеләр авыр хәлдә калган ватандашларыбызга ярдәм итте. Һәркемгә дә рәхмәт, –  дип билгеләп үтте районның китапханәләр системасы һәм гуманитар ярдәм пункты җитәкчесе Татьяна Петухова. 

Казаның җыю пунктына гуманитар йөкне йөртүче Гарифулла Хәйруллин илтәчәк. Ул кирәк-яркларны махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга да илтеп тапшырган. 

–    Кайчандыр мин дә Ватанны якларга ант иттем. Әмам бүген яшем буенча безнең Кораллы Көчләрдә хезмәт итә алмыйм. Шулай да хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә мин әзер, – диде Граифулла Рәхимулла улы. 

Районда гуманитр йөк җыю исә дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев