17 февральдә интернациональ сугышчылар көне уңаеннан район үзәгендә чара үткәрелә.
Бу көнне әфганчылар һәм төрле локаль конфликтларда катнашкан райондашлар, инде арабызда булмаган интернациональ сугышчыларның әти-әниләре, балалары яисә якын туганнары район мәдәният йортына чакырыла. Истәлек чарасы сәгать 9 да башлана. Бу хакта Әфганстанда һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның район оешмасы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов хәбәр итте. 18+
Нет комментариев