Әлки районында ноябрьдә дөньяга килгән алты бәби исәпкә алынган
Яңалыклар

Әлки районында ноябрьдә дөньяга килгән алты бәби исәпкә алынган

Узган айда район ЗАГС бүлегендә алты бәби исәпкә алынган, алты пар никахлашкан.

Ә ел башыннан бирле 100 бала теркәлгән, аларның 63 е – малайлар. Быел 82 гаилә төзелгән. Ноябрьдә 3 пар аерылышкан, 17 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Елның 11 аенда исә 40 гаилә таркалган, 238 кеше арабыздан киткән.

Чагыштыру өчен: былтыр ноябрьдә 4 бәби (ел башыннан 128) исәпкә алынган, 1 туй (72) булган, 3 пар (42) араларын өзгән, 24 кеше (271) бакыйлыкка күчкән.


Нет комментариев