Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атна дәвамында өч рейд үткәргәннәр

​​​​​​​Районда ЮХИДИ хезмәткәрләре узган атна дәвамында өч рейд үткәргәннәр.

 

Аның берсе “Тоннель” дип атала. Әлеге  рейд барышында автомобиль хәрәкәте актив булган урында һәр транспорт чарасы туктатып тикшерелә. Бу турыда “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин әйтеп узды.

Узган атнада ЮХИДИ инспекторлары 61 юл-транспорт кагыйдәләре бозу очрагын теркәгәннәр. Базарлы Матактагы бер кешене автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәндә туктатып беркетмә төзегәннәр. Ике кешенең юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен бирелгән штрафны түләү вакыты  чыгуы ачыкланган. Аларга карата да беркетмәләр төзелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев