Халыкара өлкәннәр көне белән!
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәм һәм барлык райондашлар исеменнән тирән ихтирамымны җиткерәм.
Сезнең тормыш — Ватанга эчкерсез хезмәт итү, батырлык, намуслылык үрнәге. Фидакарьлегегез нәтиҗәсендә без Бөек Ватан сугышында җиңдек, хәрабәгә әйләнгән илебезне күтәрдек, фәндә һәм техникада бөек ачышлар ясадык, үзгәртеп коруларның катлаулы чорында сынмадык, нык булдык.
Сез – илебез, республикабыз, районыбыз үсешенә үзегездән зур өлеш кертүчеләр. Күпләрегез бүген дә эшләвен дәвам итә, җәмәгатьчелек тормышында актив катнаша, иҗат, спорт белән янып яши. Сезнең белән горурланабыз, көчле рухыгыз алдында баш иябез.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сез – мактауга, ихтирамга лаек кешеләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхетле гомер телим. Туганнарыгыз, балаларыгыз, якыннарыгызның игътибарын тоеп, хөрмәтен күреп яшәргә язсын.
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев