Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

 Бушка

​​​​​​​Әгәр үзең тырышсаң Соң ятып, иртә торсаң. Бушка килә барсы да Сүзем шулар хакында.

 

Җәй буе күпләп чапсаң
Болындагы печәнне.
Шыплап тутырып куйсаң,
Ризык белән түбәңне.

Асрасаң сыер, үгезне,
Атны, сарык, кәҗәне.
Ашламалы, тиресле
Бакчаң була, билгеле.

Күлтиләсәң, сукаласаң,
Утасаң чүп үләнне.
Менә шулай бушка килә 
Мул уңышлы бәрәңге.

Арпа, бодай сатып алсаң
Тартсаң он, тегермәнне.
Фуражны күпләп салсаң
Сыерның сөте тәмле.

Сыеры бар-сыйлы кеше 
Хезмәтенә-хөрмәте.
Эремчек, катык, сөт өсте
Барсы да үзеңнеке.

Иртә-кич савып алсаң,
Көне буе көтүдә.
Бер мәшакәте, эше юк
Бушка кайта сөте дә.

Шул сөтне, әгәр сатсаң
Була, билгеле, акчаң.
Тавык йомырка сала
,,Несушка'' сатып алсаң.

Алсаң каз, үрдәк, чебешне
Бушка ашыйсың итне.
Тәмле итеп пешерәсең
Өчпочмак һәм бәлешне.

Урманнан алып кайтсаң, 
Әзерләсәң себерке.
Суы кергән, газы кергән
Мунчасы үзеңнеке.

Кызганмасаң көчеңне,
Түксәң маңгай тиреңне.
Чынлап торып авылда
Бушка яшәргә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев