Якташларыбыз иҗаты

Гүзәлия Рәхмәтуллина. Челтәр бизәк

Тәрәзәмә өзеп мамык бәргән Төн кунарга килгән бу буран. Бер ягына матур бизәк салган, Бер почмагы тоташ кар тулган.

 

Мамык кисәкләре төрле - төрле:
Бар эресе, бик күп ваклары.
Кыш кунагы - шаян бураннарның
Бизәк ясап йөргән чаклары.

Тәрәз читләремдә карлы бизәк
Әсир итә күңел күзләрен.
Энҗеләрдән нәфис челтәр ясап,
Яшергәнме әйтер сүзләрен.

Озын төннең кара пәрдәсенә
Ап - ак бизәк салган бу буран.
Челтәр бизәкләрнең серен чишеп,
Уйларыма чумып утырам.

 


Нет комментариев