Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Ямьле язлар килде

Ямьле язлар килде безгә, Шомыртлар чәчәк атты. Әйтерсең, яшьлек еллары Безгә әйләнеп кайтты.

Алмагачлар әзер тора,
Ачарга дип таҗларын.
Менә нинди ямьле бит ул 
Туган якның язлары.

Сиреньнәр дә озакламас,
Хуш исләрен таратыр.
Узып барган һәр кешене
Үзләренә каратыр.

Сандугачлар да көттерми,
Тиздән кайтып җитәрләр.
Иң матур көйләрен сузып,
Илне ямьле итәрләр.

Табигатьнең гүзәл мәле -
Искитмәле хозурлык.
Барлык эшләреңне ташлап,
Сокланыплар торырлык

Мәшәкатьләрне онытып,
Бераз тукталып алыйк.
Тирә - юньнең гүзәллеген
Күңел түренә салыйк.

Ирек Билалов.

Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев