Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

Яз сулышы

Март ае килеп керсә дә, Урамда урый буран. Кыш бирешергә теләми Китмәскә уйлый һаман.

 

Шулай да, болыт артыннан
Елмаеп кояш карый.
Кояшның җылы нурлары
Безнең күңелгә ярый.

Бураннар озакка бармас,
Яз үзенекен итәр.
Ап - ак кар өемнәре дә
Гөрләвек булып китәр.

Безнең күңелләр яз көтә,
Киек казлар кайтуын.
Яз чәчәге -умырзая
Башын сузып калкуын.

Шушындый уйларга чумып,
Тәрәздән карыйм тышка.
Акрын гына кул болгыймын
Китеп баручы кышка.

Ирек Билалов.

Казан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев