Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

 Илдар Мингәрәев.  "Бәхетле тоям үземне"

Бәхетле тоям үземне Янымда дуслар булса. Дөньялар тыныч булса да, Күңел шатлыкка тулса.

 

Сизеп яшәсәм үземнең
Кемгәдер кирәклекне.
Ярдәмем тисә мохтаҗга,
Кызганмыйм җылы сүзне.
Сорасалар берәр киңәш
Якын итеп, үз итеп.
Дөньялар яктырып китә
Туя алмыйм сөенеп.
Аздан да күңел була шул,
Без әдәм баласына.
Тик тоз гына сала күрмә
Ачылган ярасына.
Үпкә сакламыйм, әгәр да
Булса да сәбәпләре.
Кешең була бит инде
Төрлечә гадәтләре.
Бәхетле саныйм үземне
Туганга бу дөньяга.
Кем дә булса сөенгандер
Дөньяга мин туганга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев