Әлки районының бердән-бер сугыш ветераны Хазим Фәхретдинов туган көнен билгеләп үтте
Хазим абый
Туган көнең белән котлап,
Исәнлек-саулык телим.
Теләкләрнең изгеләрен,
Һәм бәхет Сезгэ юллыйм.
Авыр тормышта үссәң дә,
Син бәхетле бит- бабай.
Ун балаң чөкердәп үсте,
Биш кызың һәм биш малай.
Ундүрт онык үстерештең,
Берсеннән берсе матур.
Ун оныкчык үсеп килә,
Собоханалла.Син - батыр.
Тормыш Сине күп сынады,
Сынмадың,сыгылмадың.
Бер аякта гомер иттең,
Беркайчан- егылмадың.
Рәмзия Галәветдинова.
Түбән Әлки.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев