Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Якташларыбыз иҗаты

 Шахталар арасында үткәрелгән сабантуй батыры Әсрар-Галигә багышлана

Язучы, Әлки район сабантуй батыры 1958 ел. Прокопьевск шәһәре 1964 ел.  Шахталар арасында үткәрелгән сабантуй батыры Әсрар-Галигә багышлана.

Чит җирләрдә яшәгән абыема,
Әниемә хат җырын җырладым.
Сагышым да кимер,тыңлаучым да
Бер шатланыр диеп уйладым.
        Илһам абый радиодан җырласа,
        Мин авыл урамында җырладым.
        Тыңлады да абыем,сүзсез калды,
        Әниемнең изге көчен аңладым.
Батыр егет елый,сагышына
Табып булмыйдыр һич дәва.
Юатырга сүзләр таба алмыйм,
Сагынулары яшь булып ага.
        Кочты да ул,таныш каеннарын,
        Үксеп-үксеп абыем елады.
        Язмышлардан узмышлар юк шул,
        Кабат җырла диеп сорады.
Сорама син,үзең беләсең бит
Синең җырны ничек башларга.
Әллә үзем кайтып сөйлимме соң?
Актайдагы кызыл кыя ташларга.
          Кемнәр генә еламый бүген,
          Ана сугыштан көтә баласын.
          Татар моңын Алла үзе саклый, 
          Моң дәвалый йөрәк ярасын.
Язгы җилгә ияреп,йөгерә-йөгерә,
Актай буенда әле дә чабасың.
Туган җанлы, догалы булганга,
Ана телен тарттың саклап,сөеп      
Белем биргән татар арбасын.
         Авылымда бүген моңсу тынлык,
         Кунакка йөрү юк,онытылган.
         Моң яшәр,Азан яшәгәндә,диеп
         Абыем югарыдан миңа,
         Йодырыгын күрсәтә сыман.
Июнь 2022 ел.

Түбән Кама.

Корбан Галеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев