Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Янгын куркынычсызлыгы

Базарлы Матакта шәхси йортта янгын чыкты

Район үзәгендә көпә-көндез бер өйдә янгын чыкты.

Без бу турыда аңлатма бирүен сорап, Әлки һәим Спас районнарының янгын күзәтчелеге  һәм профилактик эшләре буенча өлкән инспекторы Виталий Ярославлевка мөрәҗәгать иттек. Ул болай диде:

–    Янгын сүндерү частенә 16 февральдә 10 сәгать 34 минутта Базарлы Матакта шәхси өйдә янгын чыгуы турында хәбәр килде. 4 минуттан беренче янгын сүндерү экипажы инде хәвеф чыккан урынга барып җитеп эшкә кереште. Аның артыннан икенче экипаж юлга кузгалды. Янгын сүндерүчеләр барып җиткәндә ут өйнең кыегын тулысы белән чолгап алган иде. Санаулы минут эчендә янгын сүндерелде. Өйнең түшәме, кыегы, янкорма мунчаның түшәмнәре янгыннан зыян күрде. Иң мөһиме – өй хуҗалары сәламәтлегенә зур зыян килмәде. Беренче фаразлар буенча, янгын электр челтәрендәге кыска ялганыштан чыккан булуы мөмкин. Тикшерү эшләре дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев