Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Янгын куркынычсызлыгы

Көннәр салкынайткач, шәхси йортларда янгын чыгу очраклары арта

Көннәр салкынайткач, шәхси йортларда янгын чыгу очраклары да арта. Йортларда утын белән ягылучы мич булганда да, уттан эшләүче көнкүреш җайланмалары, газ мичләре кулланганда да, беренче чиратта куркынычсызлыкны сакларга кирәк.


Көзге-кышкы чорда янгын чыгуга китергән иң еш күзәтелүче сәбәпләр – электр җылыткычларны куллану кагыйдәләрен бозу һәм утын белән ягылучы төзек булмаган мичтән файдалану. Шул сәбәпләр аркасында 2023-2024 елдагы җылыту сезонында районыбызда 9 янгын чыкты. Нәтиҗәдә, бер кеше һәлак булды, ут торак йортларны һәм ишегалды коралмаларын юк итте, кешеләргә зур матди зыян салды. 
Янгын чыкмасын өчен, яга башлаганчы, мичләрне һәм төтен юлларын яхшылап тикшерегез, корымнан чистартыгыз һәм, таләп ителсә, төзәтегез. 
Туңган җылылык һәм су торбаларын ачык ут белән эретмәгез, чормада да, подвалларда да моны эшләргә ярамый. 
Кечкенә балаларның мич кабызуына юл куймагыз. 
Мич алдында идәнгә 50х70 см зурлыгында калай кадаклагыз, анда утын һәм башка янып китә торган материаллар булмасын. 
Мичкә якын итеп келәмнәр җәймәгез, җиһазлар һәм башка әйберләр куймагыз.
Мичтәге утынны кабызу өчен, тиз арда кабынып китүче сыеклыклар кулланмагыз. 
Ут чыбыклары һәм электр җайланмалары төзек хәлдә булсын. Аларны алмаштырганда һәм ремонтлаганда, бары тик белгечләр ярдәменнән генә файдаланыгыз. 
Электр челтәрендә кыска ялганыш булмасын һәм аңа йөкләнеш төшмәсен өчен, бары тик завод җитештергән автоматлар һәм саклагычлар гына кулланыгыз. 
Электр җайланмаларын утка тоташтырганда, бары тик завод җитештергән штепсель ялгагычлары гына кулланыгыз. 
Электр розеткасы, вилкасы җылынган, чаткы чыккан яисә кыска ялганыш килеп чыккан икән, тиз арада аларны уттан алыгыз һәм белгеч ярдәмендә төзәтегез. 
Бүлмәләрне җылыту өчен, үзегез ясаган электр җылыткычыннан файдаланмагыз. 
Киемнәрне һәм башка янучан материалларны электр җылыткыч җайланмалар өстендә киптермәгез. 
Өйдән чыгып киткәндә, электр җайланмаларын кабызган килеш калдырмагыз. 
Рәдис Инсапов, Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев