​​​​​​​1-8 июньдә Әлки районында Милли аш-су көннәре үткәреләчәк
Яңалыклар

​​​​​​​1-8 июньдә Әлки районында Милли аш-су көннәре үткәреләчәк

1-8 июньдә районның җәмәгать туклануы предприятиеләрендә Милли аш-су көннәре үткәреләчәк.

Республикада яшәүче халыкларның Милли аш-су көннәрен үткәрү традициясе 2007 елдан бирле килә. Әлеге акция ризык әзерләүдә иң яхшы традицияләрне саклауга, җәмәгать тукла­нуы тармагында хезмәт күрсәтү сыйфатын ях­шыртуга, төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлдерелә.

Милли аш-су көннәре районыбызның “Йол­дызлык”, “Актай”, “Причал”, “Три тополя” кафе­ларында узар дип күздә тотыла. Андагы аш-су осталары төрле халыкларның милли ризыкла­рын әзерләп әлкилеләргә тәкъдим итәчәк.


Нет комментариев