100 яшьлек райондашыбыз Миңнегөл апа Гафиятуллина бәйрәм сәламнәре юллады
Әйе, күп нәрсәгә түзгән шул ул. Гасыр дәвамында булган никадәр авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән дә, сынмаган-сыгылмаган да кеше бит ул.
–Аллаһы биргән гомерне яшәргә бит әле, Миңнегөл апа!
–Фоат Вәлиев та рекорд куярга кушты миңа. Белмәссең, кайнанамның әнисе 105кә җиткән иде. Килен каениш туфрагыннан, диләр.
Әнә шулай башланды безнең әңгәмәбез саф күңелле, изге сөякле 100 яшьлек Миңнегөл апа Гафиятуллина белән.
Әйе, бүген инде 13 оныгы, 17 оныкчыгы булган, оныкчыклардан туган 4 сабыйны да күрү бәхетенә ирешкән бу фәрештә районыбызның Карга авылында улы Ринат, килене Рәхилә тәрбиясендә кадер- хөрмәттә гомер итә. Тавышы көр, зиһене үткен, акылы камил аның. Ашау-эчүгә дә зарланмый, күзлексез укый, рәхәтләнеп телевизор карый.
–Ашыйм гынамы соң, әле ничек кенә?! Күзләрем дә яхшы күрә. Ясинымны көнгә ике тапкыр укыйм. Дүрт аягымда рәхәтләнеп йөрим дә әле. Әллә Газраил оныттымы икән мине?– ди ул, янында торган йөрү җайланмасына ымлап һәм балаларча бер самимилек белән кетер-кетер көлеп.
–Озак яшәүнең сере нәрсәдә соң, Миңнегөл апа? Беләсе килә бит, –дим, миңа үз баласыдай якын итеп карап торган күзләренә багып. Ә ул, җавапны алдан әзерләп куйган кебек, ике дә уйламый:
– Сабырлык, балакаем. Сабыр иткән морадына җиткән, түзә белергә кирәк, – ди.
Әйе, күп нәрсәгә түзгән шул ул. Гасыр дәвамында булган никадәр авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән дә, сынмаган-сыгылмаган да кеше бит ул.
7 н ч е с ы й н ы ф н ы тәмамлагач, 14 яшендә почта таратучы булып эшли башлаган яшүсмер кыз Бөек Ватан сугышы елларының барлык ачы-төчесен дә татыган: урманын да кискән, ныгытмаларын да корган, торфын да казыган, салкын-ачлыгы аша да үткән.
–Без күргәннәрне сөйләсәң, беркем ышанмый хәзер. Кеше ул хәлләргә чыдый алмастыр кебек тоела аларга. Ә без түздек, – ди ул, башыннан үткәннәрне хәтерендә яңартып.
Укуга теләге көчле булган Миңнегөл Кадыйр кызы Түбән Әлкидән Алпарга йөреп урта белем алуга, соңрак Куйбышев педагогия училищесын тәмамлауга ирешә. Мәктәп бетерүгә, 17 яшьлек кыз мөгаллимлек юлын Карга авылында башлангыч сыйныфлар укытып башлый. “Балалар белән үзем дә үстем инде”,– ди ул, еракта калган шул чакларны искә төшереп.
1947 елда Каргага – туган авылына фронтовик, танкист, күкрәге орден-медальләр белән бизәлгән Хәмәтсафа Гафиятуллин кайта. Апасында фатирда торучы укытучы кызга бер күрүдә гашыйк була егет. Кыз да аны кире какмый. Шул елны ук бәхетле гаилә тормышы башлана. Бергәләп, берсеннән- берсе акыллы, тәртипле 5 бала үстереп, 47 ел парлы гомер кичерә алар. Давыллы елларның ут-суларын кичкән ире Хәмәтсафаны, авылдан- авылга күчереп, төрле эшкә билгелиләр. Ул “Сталин”, “Югары Актай”, “Спутник” колхоз-совхозларын җитәкли. Аннан бер адым да калмаган Миңнегөл апага укытучылык эшеннән китәргә, лаеклы ялга чыкканчы, соңгы 8 елын кибетче булып хезмәт итәргә туры килә. Ә шулай да мөгаллимлек еллары бик кадерле аңа.
–7 ел – Каргада, 1 ел– Ташбилгедә, 4 ел Салманда укыттым. Кешегә бу саннар аз кебек күренер. Ләкин минем өчен әлеге еллар – авыр да, әмма иң бәхетле дә вакытлар, – дип, укытучыга хас бер горурлык белән искә алды шул чорларны бу остазым.
Ул – бүген дә укытучы. Тормыш мәктәбендә кайный ул. Без сөйләшеп утырганда, бәйрәм белән тәбрикләргә, ТР Рәисе бүләген тапшырырга килгән район башлыгы Александр Никошин да шуңа басым ясады:
– Безне, бүгенге буынны, оныкларыгызны яшәргә өйрәтеп яшәгез дә яшәгез әле, – диде ул, саубуллашкан чакта, бу ак яулыклы апаны әниседәй күреп кочаклап.
Ә ул һаман үзенекен тезә:
–Берни эшләми ничек яшәргә кирәк? Тир түгеп, хезмәт куеп үскән, гомер иткән буын бит без. Әле ярый балаларым бик тәртипле, тәүфыйклы булдылар. Бер кыек сүз ишеткәнем юк...
Әйе, килене Рәхилә Әхәт кызы белән менә инде 45 ел бик тату-дус, аңлашып, әниле- кызлы булып яши алар. Оныклар да “Дәү әни!”,– дип өзелеп тора. Янында оныкчыклар уйный. Монннан да зур бәхет була аламы?!
–Мин сезнең өчен бик шат, кабат күрешүләр насыйп булсын, – дип, саф татар телендә хушлашкан район башлыгының сүзләрен дәвам итеп:
–Миңнегөл апа, киләсе елга да сезнең янга шушы бәйрәмгә – Өлкәннәр көненә бергәләп килергә язсын безгә яме, –дим мин дә. Минем Югары Әлки килене икәнлегемне белеп алган Түбән Әлки кызы:
–Мине белгәннәргә сәлам әйт анда яме,– дип озатып калды. Әманәтне тапшырмый ярамый.
Түбән һәм югары әлкилеләр, сезгә авылдашыгыз Миңнегөл апа Гафиятуллинадан кайнар сәлам!
Ул укыткан укучылар да алда торган бәйрәм белән аны тәбрикләргә онытмасын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев