27 ноябрьдә Әлки районы бюджет проекты буенча халык тыңлаулары була
Яңалыклар

27 ноябрьдә Әлки районы бюджет проекты буенча халык тыңлаулары була

27 ноябрьдә район мәдәният йортында 2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты буенча халык тыңлаулары була.


Проект районның рәсми сайтында урнаштырылган. Әлкилеләр аның белән танышып, үзләренең фикер-тәкъдимнәрен район советының оештыру  бүлегенә (Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 58 нче йортка) юллый алалар. 21-7-57 телефон номерына шалтыратып та әйтергә мөмкин. Район советы бюджет проектын икенче укылышта караганда, халыктан кергән тәкъдимнәр дә исәпкә алыначак. 
Бюджет буенча халык тыңлаулары 8 сәгатьтә башлана.


Нет комментариев