Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

356 бала белем алган Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә дә бүген Соңгы кыңгырау чыңлады

Базарлы Матактагы 356 бала белем алган Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә дә бүген Соңгы кыңгырау чыңлады.

Беләбез: чыгарылыш сыйныфлар – белем йорты белән хушлашучылар өчен генә соңгы ул. Калганнарга уку елы тәмамлануын, иң озын, иң күңелле җәйге ял башлануын гына искәртә.
Бар укытучылар, укучылар, әти-әниләр, кунаклар катнашында узган тантаналы линейкада нәтиҗәләр ясала, уңышлар билгеләнә. Бу юлы да гимназия директоры Фәридә Яруллина республика олимпиадалары, бәйгеләре, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, ярышларда җиңүләр яулаган укучыларның исемнәрен атады.


Алар: Альмир Галимов, Элина Ибраһимова,  Язилә Әһлиуллина, Диана Низамова, Нәфисә һәм Зилә Фәсаховалар.
10 нчы сыйныфы укучысы Илсаф Шәйдуллин, “РТ Юнкоры” журналистика осталыгы республика форумында җиңү яулап, бүген Мәскәүдә үтәчәк федераль форумга китәчәк!


Гомумән алганда, укучылар республика олимпиадаларында 32 тапкыр җиңүләргә ирешеп, 65 тапкыр призер булган!


Шулай булмый мөмкин дә түгел: биредә белемле, сәләтле 40 мөгаллим белем бирә. Алар үзләре дә,  әледән-әле төрле ярышларда катнашып, уңышларга ирешә. Быел, мәсәлән,  Денис Ирдинкин, Бөтенроссия күләмендә уза торган “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль һәм зона этапларында 1 нче урынны алган.  Айсылу Яруллина да, шул ук бәйгенең “Педагогик дебют” номинациясе буенча районда җиңеп, зона этабында үз көчен сыный. “Татар кызы” республика бәйгесенең зона этабында да беренчелек аңарда була.  Рәмзия Сәйфуллина республика бәйгесенең “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясенең муниципаль этабында призер дәрәҗәсендә бүләкләнә.


Соңгы кыңгырау бәйрәме ул – чыгарылыш сыйныфларның дулкынландыргыч чыгышлары да, аларга карата дәрәҗәле кунакларның, укытучыларның, әти-әниләрнең әйтелгән күп санлы котлау сүзләре дә. Ә аларда изге теләкләр: алда сезне яңа тормыш көтә. Анда бик күп хыяллар бар. Уй-өметләрне тормышка ашырыгыз. Барыр юлыгыз –  туры, көннәрегез – якты, башкарган эшләрегез уңышлы булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев